Конструктор сайтов - uCoz
Җомга, 29.03.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

ТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕ ТЕЛЕ

 

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕ ТЕЛЕ ИНТЕРНЕТ-СҮЗЛЕГЕ


     Әлеге сүзлек - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) шигъри әсәрләре материалларын тасвирлаучы белешмәлек комплексының интернет-компоненты [интернет-сүзлеге, ТШТ (ИС)]. Комплекска шулай ук традицион сүзлек тә (китап-сүзлек тә) [ТШТ (ТС)] керә; аның төп өлешен конкорданс (контекстлары белән сүз формаларының алфавит тәртибендәге күрсәткече), сүз формаларының кире һәм ешлык күрсәткечләре тәшкил итә [ТШТ (ТС) төзелешен к.].
    Сүзлекләр Казан дәүләт университетында (КДУ) оештырылган Тукай компьютер фонды нигезендә төзелгән. Шигърият фондына Тукай әсәрләренең академик (фәнни) басмаларындагы (к. [Т43; Т55; Т75–76; Т85]) бөтен шигырьләр дә кергән. Текстотека Тукай әсәрләренең 5 томлык басмасына (к. [Т85]) нигезләнгән.
Фонд һәм сүзлекләргә Тукайның 45899 сүздән торган 411 шигыренең материаллары кертелгән. 
    Төзүзе-авторлары – КДУның теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы укытучылары Галиуллин Камил Рәхим улы, Кәримуллина Резеда Нуретдин кызы.
Лингвографик эшләрнең программ-тәэминаты – КДУның Мәглүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре Обносова Наталия Александровна һәм Фёдоров Евгений Викторович, КДУның гамәли математика кафедрасы укытучысы Александрова Ирина Леонидовна.
    Сүзлекнең Интернет-версиясе авторлар тарафыннан перспективалы төп версия буларак карала.
    Белешмәлекнең Интернеттагы компонентында материалны: 
а) барлык шигырьләр текстыннан; 
b) билгеле бер төркем шигырьләр текстыннан; 
c) аерым шигырь текстыннан сайлап алу мөмкинлеге каралган. 
Бу, кирәк булганда, текст материалларын (мәсәлән, бәхәсле һ. б. ш.) аралап калдырырга мөмкинлек бирә.
    Программа берәмлекләрне: 
а) шартлы үрнәк буенча (мәсәлән, сүз элементын аның сүздәге урынын исәпкә алып эзләү); 
b) хәрефләр, билгеләр, иҗекләр саны буенча; 
c) ешлык буенча сайлап алу мөмкинлеге бирә. 
    Кулланучының шулай ук: 
а) карала торган сүз формасына нисбәтле бөтен мисаллар (цитаталар) исемлеге белән; 
b) кирәк булса, шул сүз формасы очраган тулаем шигырь тексты белән танышу мөмкинлеге бар.
ТШТ (ИС)кә: 

    Авторлар, фәнни тикшеренүләргә дә, дидактик филологиягә дә материал бирүче әлеге сүзлекләр Г. Тукай шигъриятенең телен һәм стилен, XX гасыр башы татар телен алга таба тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә этәргеч бирер, дип өметләнә. Алар Тукай поэзиясе материалларының системалаштырылган җыентыгы сыйфатында филологларга, уку әсбаплары төзүчеләргә, укытучыларга, шулай ук шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынучыларга файдалы булачак.
    Тукай компьютер фондын төзү, сүзлекләр әзерләү, телгә караган белешмәлекләр бастырып чыгару һәм Интернетта урнаштыру эше Татар теленең машина фондын төзү программаcы кысаларында алып барыла һәм Россия гуманитар фәннәр фонды ("Татар теленең машина фонды: сүзлекләр фонды”), Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды, 2002—2006 елларга "Фән һәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча эзләнүләр һәм тикшеренүләр” Федераль программасы, "Югары мәктәпнең фәнни потенциалын үстерү (2009—2010 еллар)” максатчан аналитик ведомство программасы (2.2.1.1/6944) грантлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны гамәлгә ашыру комитеты ярдәмендә башкарыла.
    Авторлар Казан дәүләт университетының теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы хезмәткәрләренә теләктәшлекләре һәм ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.
Сүзлекләрне төзүче авторларның редколлегия әгъзалары З. Р. Вәлиева, М. Х. Вәлиев, К. М. Миңнуллин, Ф. Р. Шәйхиева, Р. А. Юсуповка; "Мәгариф” нәшрияты редакторы Р. И. Раскуловага; рецензентлар — Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы (кафедра мөдире Ф. Ш. Нуриева) һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге (бүлек мөдире З. З. Рәмиев) галимнәренә, шулай ук Ф. Ә. Ганиев, А. К. Тимергалин һәм Н.Г.Юзиевка рәхмәтләре зур.
    Тукай фонды нигезендә рифмалар, искергән сүзләр, проза, хатлар сүзлекләре кебек төрле төрдәге белешмәлекләр төзелә.
    Авторлар фондның һәм сүзлекнең мәгълүмати мөмкинлекләрен арттыра, баета алырдай теләк-тәкъдимнәр көтеп кала.
    Адрес: 420008, Казан шәһәре, Кремль урамы, 18 нче йорт, Казан дәүләт университеты, филология факультеты, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы.

Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter