Конструктор сайтов - uCoz
Пәнҗешәмбе, 28.03.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Үзем турында

Минем шәхси сайтыма рәхим ит, хөрмәтле интернет гизүче!

null     Мин, Әюпова Рания Фирдүс кызы, 1980 нче елның 16 нчы мартында   Татарстан Республикасы Әтнә  районы  Түбән Шашы авылында дөньяга килгәнмен.
    1987 нче    елда 1 нче сыйныфка укырга кердем. 1997 нче елда  урта мәктәпне тәмамладым. 1997 нче елда  Казан шәһәренең 1 нче номерлы педагогия көллиятендә укый  башлап, аны 2000 нче елда тәмамлап  "башлангыч класслар һәм урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты  укытучысы” белгечлеге алдым.
    2000 нче  елда Кушлавыч  авылында тормыш иптәшем белән тормыш корып җибәрдек.  Шул ук елны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кушлавыч  төп гомумбелем бирү мәктәбендә эшли башладым.

    Хәзерге вакытта "Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, туган тел аркылы әхлак тәрбиясе бирү" дигән методик тема өстендә эш алып барам. Быелгы уку елында "Мәгариф хезмәткәрләренең инфокоммуникацион компетентлыгы" һәм "Икенче баскыч Федераль Дәүләт уку стандартлары кертелү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеге" курсларын уңышлы уздым.


    Бүгенгесе көндә югары белемле, өлкән  укытучы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Мәктәп  китапханәсен җитәклим.
Педагогик хезмәт стажым 10, гомуми эш стажым 13 ел. Агымдагы уку  елында 9нче сыйныф җитәкчесе.
    Укучылар белән  уртак тел табарга, туган телебезгә, әдәбиятка мәхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Әлеге максатларны күз алдында тотып интернет челтәре киңлекләренә дә аяк  басарга булдым. Хәзер инде сайтымның иң аскы өлешендә баннерлары тәкъдим ителгән дус сайтларым үрнәгендә ныклы адымнар белән атларга өйрәндек.

    Хезмәтнең җимешләре дә озак көттермәде:


         

Тәҗрибә алмашып, аралашып эшлик!

Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter