Җомга, 19.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Февраль » 8 » 9 нчы сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясе ике формада узачак
13:29
9 нчы сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясе ике формада узачак

    Шушы көннәрдә республика мәгариф порталында математикадан интернет-форум узды. Форум кысаларында күпләрегезТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафинның видеочыгышын тыңлагандыр. Үз чыгышында министр урынбасары Татарстан гомуми белем бирү мәгариф оешмаларының 9 нчы сыйныфлары узачак дәүләт йомгаклау аттестациясе турында җентекле сөйләде.

    "9 нчы сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясе ике формада узачак. Ягъни традицион һәм яңа формада (тест рәвешендә). Мәҗбүри язма фәннәр кала: рус теле, алгебра һәм татар теле. Моннан кала укучының үз ихтыяры буенча тагын 7 предметтан сынау узарга мөмкин.

    2003 елда йомгаклау аттестациясенең яңа формасы эксперемент буларак республикабызның Балтач һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында уздырылды. 2009 елда эксперементка Казан шәһәренең Совет районы кушылды. Быел имтиханнарны яңа формада инде муниципалитет гаризалары нигезендә уздырачаклар. Тест рәвешедә имтихан бирүчеләр саны быел 64, 549 мең булыр дип көтелә. Шуларның 56 меңе сынауны рус теле һәм алгебрадан бирәчәк”, диде Данил Мостафин.

    Министр сүзләренә караганда, уздыру технологияләре буенча 9 нчы сыйныфларның яңа формада имтихан тапшыруы БДИга тәңгәл. Димәк, мәктәп бетергәндә, укучылар Бердәм дәүләт имтиханына әзер булачак, дигән сүз. 2010 елда эксперементка Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй һәм республикабызның күп кенә башка район мәктәпләре кушылачак, ди министрның беренче урынбасары.

    Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Данил Мостафинның видеочыгышы: http://edurt.ru/index.php?link=243&lang=1&type=1

Чыганак: belem.ru
Карап алулар: 2830 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 0.0/0
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz