Конструктор сайтов - uCoz
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Татар китап фонды

 
(баннерга басып та әлеге сайтка күзәтү ясый аласыз)

Проект турында

     Заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең үсеше һәм аларны куллану мәгълүмати ресурсларны, шул исәптән, китап-нәшрият проектларын саклау урыннарын булдыруның яңа юлларын эзләүгә, алардан кулланучылар файдалана алырлык ысул-алымнар оештыруга этәрә. Әлеге юнәлештә кулай һәм нәтиҗәле эшләүгә беренче адымнар электрон китапханәләр системасын (ЭКС) гамәлгә кертү ярдәмендә ясала. Интернет челтәре аша төрле электрон документларны нәтиҗәле куллану һәм аларны ышанычлы саклау мөмкинлекләрен тудырган электрон китапханәләр бүгенге көндә бик актив оештырыла башлады.

    Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең милли электрон китапханә системасын гамәлгә керткән беренче төбәге. Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган әлеге проект "Таткнигафонд” дип атала.

    Проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылды. Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән дәүләт заказы белән Республиканың матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы "Татмедиа” чыкты.

    Проектның максаты – татар әдәбиятын популярлаштыру, милли мирасны саклауга булышлык күрсәтүче милли татар электрон китапханә ресурсын оештыру һәм үстерү; кызыксыну белдергән барлык затларны, шул исәптән, Россия Федерациясенең төрле төбәк һәм өлкәләрендә, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны татар авторлары әсәрләре һәм шулай ук Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы һәм заманча тормышына багышланган башка төр басмалар белән таныштыру мөмкинлеген тудыру.

    "Конспект” куллану сервисы әсәрләрнең төп текстлары белән төрле яклап эшләү, китаплардан, авторлык хокукларын саклап, өземтәләр алу һәм аларны текст һәм мәкаләләр язганда файдалану мөмкинчелеген бирә.

     "Таткнигафонд” проекты интеллектуаль милек турындагы законнар җыелмасының (Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 4 кис.) барлык таләпләренә туры китерелеп тормышка ашырыла. Авторлык хокуклары тарафыннан сакланган әсәрләр китап нәшриятлары һәм әлеге хокукларга ия булган башка затлар белән турыдан-туры килешүләр төзү нигезендә кулланыла.

    1997 елны гамәлгә кертелгән 997нче номерлы "Татар әлифбасын тәртипкә кертү” Татарстан Республикасы Законына туры китереп, проектта рус графикасы нигезендә татар телен куллану бөтен дөньяда яшәүче татарларның мәдәни элемтәләрен ныгытуны, татар халкының милли һәм шул исәптән заманча әдәбиятына кызыксыну уятуны күз алдында тота.

    "Таткнигафонд” проектын гамәлгә кертү Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче матдәсенә туры китерелеп Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятын үстерү, телен һәм яшәү үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлдерелгән.

     Проектны техник реализацияләү һәм аңа булышлык күрсәтүне Россиянең иң эре "Книгафонд” белем бирү электрон китапханә системасы оештыручы оператор - "Центр цифровой дистрибуции ҖЧҖ" тормышка ашыра (ФС 77 – 35572 №лы ММЧ теркәү таныклыгы 2009 елның 5 мартында, 2009615653 №лы программа теркәлүе таныклыгы 2009 елның 9 октябрендә, 2009620365 №лы мәгълүматлар базасын теркәү таныклыгы 2009 елның 29 июнендә бирелә).

    "Таткнигафонд” проектының үсеше яңа куллану сервисларын гамәлгә кертүне, китап саклау урыннарын Татарстан китап нәшриятлары, китапханәләре һәм архивлары хисабына яңа китаплар белән тулыландыруны һәм киләчәктә әлеге сайтның татар телендәге китапларның электрон версияләрен туплаган иң эре милли электрон китапханәгә әвереләчәген күз алдында тота.

     Сез безнең сайтка беренче тапкыр кергәнсез һәм әле теркәү язмасын төземәгәнсез икән, китапларны эзли, аларның бәяләмәләрен укый, тышлыкларын күрә, эчтәлекләре белән таныша аласыз, ләкин әлеге китапларның текстлары Сезгә күренмәячәк.

Теркәүне үткәч, Сез, сайтта авторизация ясап, китапларны карый һәм укый, конспектлар төзи, кыстырмалар ясый, сайт тарафыннан тәкъдим ителгән төрле сервислардан файдалана, шул исәптән китаплардан цитаталар ала аласыз.

Чыганак: www.tatknigafund.ru

Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter