Шимбә, 20.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Февраль » 5 » Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»
20:20
Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»

null

Борис Пантелеев: «Требования сдачи ЕГЭ на родном языке правомерны»

    Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә тапшырырга мөмкин булуы татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, 11 ел дәвамында татарча белем алган бала чыгарылыш аттестациясен дә туган телдә үтәргә хокуклы. Казанда урнашкан 2 нче санлы гимназия укучысының ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Россиянең Югары судына да мөрәҗәгать иткән иде. Суд РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 262нче боерыгының БДИны бары тик рус телендә генә тапшырырга рөхсәт итүче 5 пунктын үзгәртүдән баш тартса да, бу мәсьәлә буенча бәхәсләр әле бүген дә дәвам итә. Проблеманың чишелеше табылмагач, ул халыкара инстанцияләргә җиткерелде. Шушы араларда гына Страсбургтагы Европа суды бу бәхәсне карарга әзерлеген белдерде. Әлеге эш ни рәвешле каралачагы һәм аның үзенчәлекле яклары турында без Страсбург судында Казан гимназиясе укучысы мәнфәгатьләрен якларга алынган кеше – юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, "Кеше һәм канун" ("Человек и закон") хокукый мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Николаевич Пантелеев белән сөйләштек. 

- Белүебезчә, «Камалова эше» буенча инде 2 суд булды – башта БДИны туган телдә бирү мәсьәләсе Россия Югары судында каралды, аннары РФ Югары судының Кассацион коллегиясе тарафыннан тикшерелде. Әмма аларның икесе дә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгын үзгәрешсез калдырды. 2 гимназия укучысы бу эштә ни өчен җиңелде дип саныйсыз.

- Әйе, бу эш, чыннан да, бай тарихлы. 2008 елның 28 ноябрендә кул куелган РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 362нче боерыгына күпләр — укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да, укыту процессын оештыручылар да ризасызлык белдерде. Боерык рәсми рәвештә узган елның февралендә гамәлгә керде. Шунда ук бу документның законлы һәм дәлилле булуына рәсми дәгъвалар башланды. Чиновниклар алар тарафыннан эшләнеп бетмәгән документ әзерләнгән булуы белән килеште. Россия президенты Дмитрий Медведев мәгариф министрына документны камилләштерергә кушты. Чиновниклар үз җитешсезлекләрен яшерергә тырышып, төрле өстәмәләр һәм аңлатмалар язды. Әмма кешенең фундаменталь хокукларына кагылган өлкәне тармак инструкцияләре белән генә тәртипкә салырга ярыймы дигән сорау туа. Хокук теориясе чиновникларга үз белдеге белән Конституцияне үзгәртүне тыеп, бу сорауга тискәре җавап бирә. Белем алу хокукы исә кешенең фундаменталь хокукларына керә. РФ Югары суды Камалова эшенә карар чыгарганда әлеге принципиаль мәсьәлә аның компетенциясендә түгел дип, бу хокук бозуларга бәя бирүдән баш тартты.

- БДИга Сезнең үзегезнең мөнәсәбәтегез нинди? Аның өстенлекләре һәм тискәре яклары нидә? Чыгарылыш аттестациясен туган телдә тапшыруны рөхсәт итү таләпләре хокуклымы?

- БДИ турындагы бәхәс фәлсәфи характерда. Д.А.Медведев аңа шул рәвешле карап, «БДИ белем дәрәҗәсен бәяләүнең мөһим, әмма бердән-бер ысулы түгел», дип билгеләде. Бу чыннан да шулай. Бер шаблон белән бөтен очракта да эш итәргә ярамый, бигрәк тә Россия Федерациясе кебек зур һәм үзенчәлекле илдә. Моннан чыгып, һәр конкрет вәзгыятьтә БДИ таләпләрен үзгәртүгә булышлык итәргә кирәк. Әмма гамәлдә алай килеп чыкмый.Чиновниклар примитив бертөрлелекне яклый. Билгеле, бу рәвешле аларга уңайлырак бит!

Безнең шикаятьтә БДИны туган телдә - бөтен укыту процессы алып барылган телдә тапшырырга рөхсәт итәргә кирәклеге ассызыкланган. Имтихан бит белем бирү процессының мөһим йомгаклау өлеше. Туган телдә имтихан бирү хокукыннан мәхрүм итү – ул белем алу хокукыннан мәхрүм итү белән бер.

Россия Федерациясе Конституциясе туган телне куллану, аралашу, тәрбия алу, уку һәм иҗат итү өчен телне ирекле сайлау хокукларын илебез гражданинының төп хокук һәм ирекләренә кертә (РФ Конституциясенең 26 маддәсе).

РФ Конституциясенең 43 маддәсендә төп хокуклар рәтеннән белем алу хокукы аерым билгеләнгән. 8 маддәдә Россия Федерациясе илдә яшәүче бөтен халыкларга да туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли, диелгән. Иң мөһиме, болар Татарстан Республикасында тормышка инде ашырылган да иде. Ә аннан соң кинәт кенә алар ниндидер ведомство боерыгы белән генә юкка чыгарыла!

- Хәзер бу эш кеше хокуклары буенча Европа судында каралачак. Ни өчен Казан гимназиясе укучысының мәнфәгатьләрен нәкъ менә Сез якларга алындыгыз?

- Әйе, без шикаять Европа судында рәсми рәвештә теркәлүе турында хат алдык. Хәзер әлеге мәсьәлә халыкара инстанциядә каралачак. Мондый вәзгыять, кызганычка, Россия өчен бердән-бер түгел. Мин адвокатларны һәм хокук яклаучыларны халыкара хокук стандартларына дистанцион укыту халыкара проектының эксперты булып торам. Шуңа да, Европа суды белән вәзгыять миңа шактый яхшы таныш. Чынлыкта, мин бу процедураларны 1998 елдан – Россия Федерациясе Европа судының юрисдикциясен рәсми рәвештә кабул иткән һәм аның карарларын үтәргә ризалашкан вакыттан бирле өйрәнәм. Россиядән һәм Россиягә каршы шикаятьләр елдан-ел арта. Милли һәм дини азчылык хокукларын бозу буенча бәхәсле мәсьәләләр шактый еш барлыкка килә.

- Страсбург суды Камаловалар шикаятен карарга әзерлеген белдерде. Бу эшнең чишелеше кайчан булыр икән?

- Вакыт аралыгы турында сүз йөрткәндә, юатырлык нәрсә аз шул. Шикаятьләрнең күплеге аркасында - аларның Россиягә каршылыры гына да 60 меңнән артык, кайчак эшнең каралуын хәтта 3-5 ел көтәргә туры килә. Кайбер гариза бирүчеләр үз чиратын хәтта 7 ел көтәргә мәҗбүр булган. Бу пробеманы аңлап, без үз шикаятебезне чиратсыз карау турында махсус үтенеч яздык. Ул уңай хәл ителер дип ышанабыз. Сүз бит мәктәп балалары, аларның киләчәген хәл итү турында бара!

- Бүген бу эш нинди стадиядә һәм ул ни рәвешле каралачак?

- Шикаять кабул ителгәннән соң, коммуникация стадиясе башлана. Башкача әйтсәк, барлыкка килгән конфликтны аңлашып чишү юлы белән хәл итәргә тырышачакбыз. Бу вакытта яклар документлар белән алмаша. Бу бик җитди һәм мөһим этап һәм без моңа тулысынча әзер. Безнең Россиянең Мәгариф һәм фән, Юстиция һәм Төбәкләр үсеше министрлыкларына әйтер сүзләребез бар. Әгәр дә бу стадиядә компромиска килеп булмаса, безне Страсбургта хокукый дуэль көтә.

- Европа судына юнәлтелгән эшләрнең күпме өлеше шикаять бирүчеләр файдасына хәл ителүе турында мәгълүматлар бармы?

- Әйе, мондый статистика алып барыла. Әмма ул бик нык соңара. Җиңелгән эшләр буенча дәүләтнең зарар күрүчеләр алдында даими рәвештә җавап тотуы гына билгеле. Һәр дәүләт бюджетында бу максатларга махсус финанслау да каралган. Моннан чыгып, Россиягә каршы җиңгән эшләр саны шактый күп дип нәтиҗә ясый алабыз.

- Сезнең фикерегезчә, Казан гимназиясе укучысының эше Страсбург суды тарафыннан аның файдасына хәл ителүгә шанслар нинди?

- Шикаятьтә язылган гаепләүләр бик җитди. Хакимият вәкилләренең уйланмаган эшчәнлеге һәм кешеләрнең белем алуга хокукларын закон белән түгел, ә ведомство акты белән генә чикләү – бу ике тезисны, кысрыклау мотивы белән берлектә, кире кагу яки игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Шуңа да, безнең дәлилләр Страсбург суды тарафыннан позитив кабул ителер һәм канәгатьләндерелер дип саныйбыз.

ЧЫГАНАК: intertat.ru

Карап алулар: 1291 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 5.0/1
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz