Пәнҗешәмбе, 25.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Март » 5 » Казанның иң яхшы мөгаллиме химия укыта
21:21
Казанның иң яхшы мөгаллиме химия укыта
null    4 март көнне Казан Ратушасында дөньядагы иң игелекле һөнәр ияләрен – укытучыларны хөрмәтләделәр. Тантаналы чара "Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2010” бәйгесенә нәтиҗәләр ясау уңаенннан оештырылган иде. Быел егерменче тапкыр уздырылучы бу конкурс мөгаллим хезмәтенең абруен күтәрүгә үз өлешен кертә. Ике дистә ел эчендә ул үзгәрешләр кичерә, әмма аның максаты – башкалабыз укытучылары арасында иң-иңнәрен билгеләп үтү - һаман да шул булып кала бирә.
    Быелгы бәйгедә катнашу теләген 400дән артык укытучы белдергән. Көч сынашу өчен 8 номинация билгеләнгән иде. Шәһәр этабында үз-үзен күрсәтү хокукына 90 укытучы ия дип табылган һәм алар арасында иң-иңе өч тур нәтиҗәсендә сайлап алынган. Оештыручылар сүзләренчә, беренче турда конкурсантлар дәрес видеопрезентациясен һәм "Минем педагогик фәлсәфә” темасына эссе тәкъдим иткән. Номинацияләр җиңүчеләре билгеле булган икенче турда мөгаллимнәр белем һәм тәрбия дәресләре уздырган. Соңгы турда финалистларга "Яңа мәктәпкә – яңа укытучы” дип исемләнгән масстер-класс үткәрү бурычы йөкләнгән. Мөгаллимнәр "Укытучы бүген: остамы, әллә һөнәрчеме” дигән юнәлештә чыгыш ясый. Быел шулай ук гадәти биремнәргә класс сәгате, методик семинар, ата-аналар җыелышы үткәрү кебек сынаулар өстәлгән иде.
    Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан укытучыларга Казан мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. "Сез икътисад, сәясәт, һава торышы үзгәрешләренә карамыйча, үз эшегезне һәрчак чын күңелдән, яратып башкарасыз. Сез - бала тәрбияләүдә, җәмгыятьнең социаль кәефен формалаштыруда безнең иң беренче ярдәмчебез”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
    Белүебезчә, 2010 ел Укытучы елы булып игълан ителде. Һәм шулай ук быел Президентыбыз Минтимер Шәймиев кул астында эшләнгән мәгарифне үзгәртеп кору программасы башлангыч ала. Илсур Метшин "Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясенә зур өметләр баглавын әйтте. Аның сүзләренчә, президент программалары республикабызда болай гына кабул ителми. "Бу һәрчак билгеле бер статус һәм игътибар – финанс, административ һәм методологик ярдәм булачагын гарантияли”, - дигән фикердә тора ул.
    Тантана номинация җиңүчеләрен бүләкләү белән башланып китте. "Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе”, "Иң яхшы педагог-психолог”, " Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы”, "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, "Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», "Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Казан мэры кулыннан дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре алды. Моннан кала җиңүчеләр премияләргә дә ия булды: 1 нче урынга – 25 мең сум, 2 нче урынга – 15 мең сум, 3 нче урынга исә – 10 мең сум тапшырылды.
    Иң соңыннан абсолют җиңүчесе билгеле булды. Башкалабызның 89 санлы мәктәбендә химия дәресләрен укытучы 27 яшьлек Ирина Саркисова "Казанның 2010 ел укытучысы” исеменә лаеклы дип табылды. Үзенең җиңү яулавын белнгәч, Ирина Саркисова бәйгене оештыручыларга, жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләре җиткерде. "Бүген мин бик тә бәхетле. Чөнки минем педагогик хезмәтем танылды. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә була. Әмма бу бәйгедә җиңелүчеләр юк дип икеләнмичә әйтә алам”, - диде ул.
    Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы халыкара конкурслар лауреатлары булып танылган "Вираж” вокаль ансабле, "Шарм” театры, җырчылар Игнат Изотов, Александра Бушуева, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге камера хоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты белән Казан хореография училищесы бию ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды.
Чыганак: intertat.ru
Карап алулар: 1364 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 0.0/0
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz