Җомга, 19.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Апрель » 5 » Милли музейда бәйрәм
09:38
Милли музейда бәйрәм

     Быел Татарстанның Милли музеена 115 ел тула. 1895 елның 5 апрелендә Казан халкы өчен фәнни-сәнәгать ядкарьханәсе буларак ачылган музей туган көнен киң колач белән билгеләргә җыена. Юбилей елы кызыклы вакыйгаларга һәм җитди чараларга бай булачак. Бәйрәм чаралары «Бүләкләр тапшыру көне» хәйрия акциясеннән (1-5 апрель) башланды. Ә бүген (5 апрель) Милли музейда Ачык ишекләр көне уздырыла.

     Иртәнге 10нан 18 сәгатькә кадәр төрле экспозиция һәм күргәзмәләр буйлап экскурсияләр оештырыла. Биредә шулай ук «Тере экспозиция» геройлары белән дә очрашырга мөмкин. Милли музейның дүрт мәйданында да берьюлы фондта сакланучы кыйммәтле экспонатларны тамаша кылып булачак. «Ел фасыллары», «Туган як бизәкләре», «Меңъеллык Казанның -музей ядкарьләре», «Гаҗәеп тәнкәләр» - болар барысы да килгән кунаклар хозурына тәкъдим ителгән күргәзмәләр исемлеге.

    12дән 14 сәгатькә кадәр һәркем биредә «Мич янында кунакта», «Хәзинә эзләгәндә», «Һәр аучы белергә тели» дигән музей уеннарында катнаша ала. Музейда эшләүче абый-апалар нәни дусларын да онытмаган, алар өчен дә кызыклы тамашалар оештырыла.

    Матбугат хезмәткәрләре өчен дә очрашуда, каләм ияләренә юбилей елында гамәлгә ашырылачак проектлар, яңалыклар турында бәян ителәчәкләр. «Бүләкләр тапшыру көне» дигән акциягә нәтиҗә дә менә шушы көнне ясала һәм конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

    Чыганак: intertat.ru

Карап алулар: 1244 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 0.0/0
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz