Татар теленең язмышы өчен борчылучылар Бөтендөнья татар
конгрессы бинасында җыелып, ана телен саклап калуга багышланган
чираттагы җыелышын үткәрде.
Әлеге җыелышта катнашкан кайбер милләттәшләребезнең чыгышларыннан өзекләрне сезгә дә җиткезәбез.
Марат Лотфуллин, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәре:
- Федераль хөкүмәт тарафыннан ачыктан-ачык милли мәгарифне кысу
бара. Бу хәл шул дәрәҗәгә җитте ки, Татарстан Республикасы хөкүмәте дә
бу басымга бирелде. Мәгариф министрлыгы, хөкүмәт тарафыннан кирәкле
адымнар ясалмый, "бар да яхшы", дип игълан ителә. Дәүләткә ышанып
булмый, шуңа күрә җәмәгатьчелек үзе хәзер оешырга тиеш. Иң беренче
чиратта, җәмәгатьчелек басымы белән дәүләт органнары эшләргә тиешләр.
...
Габделхәмит Зиннәтуллин, Яшел Үзән шәһәре имамы:
- Ана теле - татар теле - ул безнең Аллаһ биргән бер зур хәзинә, амәнәт. Аны саклау һәр иманлы кешенең вазифасы. ...
Галишан Нуриәхмәт, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе:
- Хәзер бөтен дөнья күз алдында татар халкын бетерү бара. Юкка
чыгару бар. Аның мәгарифен, аның мәдәниятен, аның, гомумән, телен,
халкын юкка чыгару бара. Бары тик Халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итмичә,
без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз. Халыкара кануннарга каршы Россия
милләтләрне бетерү сәясәтен алып бара.
Фәһимә Хисамова, КФУ галиме:
- Иң бәхетле очрак булыр иде - башлангыч класслардан башлап югары уку йортына кадәр ана телендә уку мөмкинлеге булса.
Сәйдә Апакова, абыстай:
- Әзме, күпме, халык үзе дә уянырга тиешле! Аңларга тиешле! Һәм булган һәрбер нәрсәне дә халыкка җиткерә барырга кирәк!
Чыганак: belem.ru
|