Җомга, 19.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Декабрь » 20 » Милли проблемаларга күз йомарга ярамый
09:03
Милли проблемаларга күз йомарга ярамый
    Россиядә уйланылган һәм җитди милли сәясәт алып барылырга тиеш. Бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 16 декабрь көнне узган республика Дәүләт Советы Президиумы утырышында әйтте. Әлеге фикерне ул соңгы арада Мәскәүдә һәм Россиянең кайбер башка шәһәрләрендә булган урам бәрешләре, милләтара низаглар уңаеннан белдерде. Мөхәммәтшин әйтүенчә, милли сәясәт, киләчәктә илдә милләтара һәм динара низагларны булдырмау турында сүз 15 декабрь көнне Мәскәүдә узган Закон чыгаручылар Советы Президиумы һәм Совет Федерациясе Милли сәясәт комиссиясенең берләштерелгән утырышында барган.
    «Җәмгыятьтә җитди каршылыклар бар, моңа күз йому дөрес түгел. Россия өчен икътисад һәм модернизация гына түгел, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, милли сәясәт тә бик мөһим. Бу юнәлештә безнең республикадагы кебек һәр көнне тырышып эшләргә кирәк», дип белдереде Фәрит Мөхәммәтшин. Һәм Россия халыклары Ассамблеясы башлыгы Рамазан Абдулатиповның: «Милли сәясәт арзан булса, кыйбатка төшүче проблемалар килеп туачак» дигән фикере белән килешүен әйтте.
    Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның игътибарын торак-коммуналь хуҗалык һәм милекчеләр иптәшлекләре проблемаларына юнәлтте. Киләчәктә бу тармакта тәртип урнаштырырга, аны игътибар үзәгендә тотарга кирәклеген белдерде.
    Шуннан соң Президиумда киләсе сессиягә бәйле мәсьәләләр каралды. Республика парламентының 15нчы утырышы 23 декабрьдә узачак. Сессиянең көн тәртибендә тагын 70тән артык мәсьәлә. Шуларның 49 — төрле укылыштагы республика законнары. Шулай ук әлеге утырышта Татарстан Дәүләт Советының Польша җитәкчелегенә һәм халкына мөрәҗәгате каралачак. Бу мөрәҗәгатьтә Польшаның Гданьск шәһәрендә татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәл өчен рәхмәтләр белдерелә.
    Чыганак: intertat.ru
Карап алулар: 863 | Өстәде: Rania | Теглар: Гөлназ Гыйлфанова, милли проблемалар, Дәүләт Советы, Фәрит Мөхәммәтшин | Рейтинг: 5.0/1
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz