Пәнҗешәмбе, 25.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Ноябрь » 19 » "Сабантуй"лы балачак
19:20
"Сабантуй"лы балачак
"Сабантуй" газетасы

Тормыш тәҗрибәсе туплаган, бар өлкәдә үтемле, үз фикере булган 86 яшьлек ил агасын күз алдына китерик әле. Балалар һәм үсмерләр өчен чыгып килә торган "Сабантуй" газетасы да ил агасына тиң басма. Тик 86 яшькә җитүенә карамастан, ул һәрвакыт яшь, ел саен яңара, матурая.

"Сабантуй" газетасы яшь иҗатчылар, каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкин. Үзеңне төрле яклап сынарга, үстерергә була.

"Сабантуй"лы балачак - киләчәкле балачак. Ул укучыларының һәрвакыт якын дусты, ышанычлы сердәше. Татар балаларының яратып укый торган бердәнбер газетасы. "Сабантуй"лы мәйданда бергә булыйк!

"Сабантуй” газетасына 2011 елның I яртысы өчен язылу дәвам итә. Бәясе — 172 сум 98 тиен. Индекс — 54124.

p.s. (Чыганак: belem.ru)

Әлеге хәбәрне укып чыктым да, аны Белем.ру битләрендә дә урнаштырырга булдым. Балачагымда минем иң якын "дустым" иде ич ул. Хәтта югары белем алып эшкә урнашканнан соң да "Сабантуй" газетасы белән юлларым кисеште - анда күпмедер вакыт "Виртуаль дөнья" рубрикасын алып бардым.

Бүгенге укучылар - яңа замана балалары. Яңа замана газеталарга да яңа таләпләр куя. Әлеге таләпләрне күпме генә үтәсәләр дә, республикабыз газета-журналлары үз укучыларын югалта баралар. Аеруча балалар өчен газета-журналларның укучылары кимү аяныч күренеш. Милләтебез исән калсын дисәк, балаларыбыз татар телендә китаплар, газета-журналлар укып үсәргә тиешләр.

Әлеге хәбәр белән барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыгыз татарча укып үссеннәр. "Сабантуй" кебек татар телендәге яхшы газета-журналларга язылыгыз! Укый белмәсәләр - рәсемнәрен карарлар, бераз үскәч үзләре дә укый башларлар. Ә инде язылгансыз икән - балаларыгыз газета үткәргән бәйгеләрдә актив катнашырга тырышсыннар, аларда җиңеп чыксыннар, зиһенле булсыннар. Белемне бары тик үз туган телеңдә алганда гына нинди дә булса үрләргә ирешеп була.

Якын танышларым арасында үз туган телен белми торган татар яшьләре дә бар. Аларга үз вакытында әти-әниләре туган телләрен өйрәтмәгәннәр. Рус теле белән генә кеше булып калып була, дип уйлаганнар, һәм ... ялгышканнар.

Ә үз туган телләрен белгән таныш яшьләр алар янында бер баш югары булып торалар. Татар телен дә яхшы беләләр һәм кадерлиләр, рус телендә дә камил сөйләшәләр - кая барсалар да югалып калмыйлар, барысына да өлгерләр. Ә туган телен ата-анасы өйрәтергә оныткан балаларга бүген аны өйрәнү инде нык авыр. Бары тик ата-аналарына карата үпкәләре генә йөрәкләрендә саклана.

Газета-журналларга язылу дәвам итә. Бер "Сабантуй" белән генә дә чикләнеп калмагыз, татар телендә чыгып килгән төрле-төрле газета-журналларга язылыгыз. Ата-анага карата хөрмәт туган телгә хөрмәт булганда гына чынлап торып кадерле була!

Раил Гатауллин, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры


Карап алулар: 1427 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 5.0/1
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz