Статистика
Барлыгы Онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Яңалыклар бүлеге
Төп бит » 2010 » Февраль » 9 » Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада нәтиҗәләре
20:01 Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада нәтиҗәләре |
belem.ru Татар телендә Интернет-белем үзәге хәбәр итүенчә Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада нәтиҗәләре билгеле. Олимпиада Петровский бистәсендә урнашкан "Регина” кунакханәсендә узган иде. Ярышта Самара, Оренбург, Чиләбе, Түбән Новгород, Төмән, Киров, Свердловск өлкәләреннән, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Саратов шәһәреннән 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Чараның максаты – туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның гыйлемлелек сыйфатын арттыру; белем алучыларга һәм татар теле һәм әдәбиятын укытучы мөгаллимнәргә гамәли ярдәм күрсәтү; Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәләре арасында төзелгән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру.
I урынны 59 балл жыеп, Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясе укучысы (9 нчы сыйныф) Ирина Бубис ала. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге
|
Карап алулар: 1736 |
Өстәде: Rania
| Рейтинг: 0.0/0 |
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала. [ Теркәлү | Керү ]
|
18.04.-30.04.2011
Безнең сораштыру
|
| | |