Төп бит » 2010»Апрель»06 » Татар теле укытучыларын икенче буын стандартларны кертү шартларында эшләргә өйрәтәләр
08:08
Татар теле укытучыларын икенче буын стандартларны кертү шартларында эшләргә өйрәтәләр
Татар теле укытучыларын икенче буын стандартларны кертү шартларында эшләргә өйрәтәләр
Татарстан
Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф проблемалары
лабораториясе татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Икенче буын
стандартларны кертү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучысының
педагогик эшчәнлеге” дигән проблема буенча белем арттыру курслары
уздыру турында хәбәр итә.
Курслар башта – 12-17 апрель көннәрендә - дистанцион белем бирү
формасында оештырыла. 19-30 апрель көннәрендә исә укытучыларны Казанда
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку үзәгендә
көтәләр.