Чәршәмбе, 24.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Февраль » 18 » Туган тел – иң зур байлыгыбыз!
21:17
Туган тел – иң зур байлыгыбыз!
    19 февральдә Г.Тукайның әдәби музеенда Халыкара туган тел көне уңаеннан әдәби-музыкаль чара уза. Чара Г.Тукайның данлыклы "Туган тел” шигыре язылуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.
    Г.Тукайның "Туган тел” шигыре безгә бишектән үк таныш. Әлеге шигырьне шагыйрь 1910 елда «Балалар күңеле» җыентыгына урнаштыра. Белгәнебезчә, бу әсәргә халык бик матур көй дә чыгара. "Туган тел” шигыре туган телебезгә гимн буларак яңгырый. Монда татар халкының тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан. Татар кайда гына яшәмәсен, бабаларының телен онытмаска, милли йолаларны һәрвакыт барлап торырга тырыша. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез "Туган тел”не күз яшьләрсез җырлый да, тыңлый да алмый. Бу әсәр бөтендөнья татарларын берләштерергә сәләтле. Туган тел – адәм баласының үткәне һәм киләчәге, буыннардан-буынга күчә торган бәхасез байлыгы.
    19 февральдә уза торган чарада Татарстан дәүләт советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан фәннәр академиясенең академигы, профессор Рүзәл Йосыпов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов туган тел турындагы фикерләре белән уртаклашачак. Танылган әдипләребез – Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Газинур Морат телебезгә багышланган әсәрләрен укыячак. Ә Казан театр училищесы студентлары җырларга һәм шигырьләргә төрле композицияләр тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Карап алулар: 1653 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 0.0/0
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz