Җомга, 19.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2011 » Март » 23 » Тукай премиясенә кандидатлар
21:30
Тукай премиясенә кандидатлар
    Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга тәкъдим итте:

Вәлиева-Думаева Венера Сәлах кызы Г.Тукай шигъриятен тәрҗемә иткән өчен – "Сборники Габдуллы Тукая. Избранное” (2 бүлек), Мәгариф, Казан, 2006-2008 еллар;

Ибраһимов Илфак Мир­за улы (Мөхәммәд Мирза): "Киек каз юлында” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел); "Тере су” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китаплары өчен һәм "Адәм баласы” китабында басылып чыккан "Адәм баласы” (Мәгариф, Казан, 2009 ел) шигырьләр циклы өчен;

Кәримов Камил Әдһәм улы (Камил Кәримов): "Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел) роман-дилогиясе һәм "Сакау күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005ел) романы өчен;

Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрь­җан): "Боҗра вә Хөҗ­рә”: Шигырьләр, поэмалар (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм "Сагынмаклык” Истәлекләр, багышланмалар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен;

Газиев Идрис Мөдәррис улы төрле елларда (2001–2010 еллар) концерт програм­­малары, шул исәптән "Рөстәм Яхинга багышлап”, "Тукайга багышлап”, "А.Ключаревка багышлап” дигән концерт программаларын төзегән һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен, аудио язмада (3-CD, 60 татар халык җыры) "Татар музыкасы дөньясында” антологиясен эшләп дөньяга чыгарган өчен;

Тимербулатов Шамил Харис улы "Женский лик Победы” Бишенче симфониясе һәм "Моя Казань” № 1 концерты (оркестр белән фортепьяно өчен) симфоник әсәрләре өчен;

Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокаль партия­ләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җыр­ларын иң югары профессиональ дәрә­җә­дә башкаруы өчен;

Түбән Кама дәүләт татар драма театры коллективы Гыйматдинова Нәби­рә Миң­неәхмәт кызы (повесть авторы), Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (режиссер), Нәсыйхов Булат Вакыйф улы (рәссам), Галиев Рәис Абделхак улы ("Кә­рим” ролен башкаручы) – Нә­бирә Гыйматдинова повесте буенча "Бүре каны” спектаклен иҗат ит­кән, куйган һәм төп роль­ләрне башкарган өчен;

Вахитов Рифкат Мөхәммәд улы Татарстан һәм Россиянең күренекле мәгъ­ри­фәтчеләренең портретлар сериясе һәм картиналар өчен: "С.Сәйдәшев”, "Р.Фәхретдинов”, "Идел-йорт, Ил – мәдәният минитрыагасы”, "Олуг Мөхәммәд”, Г.Тукай дөньясы;

Рәссамнар коллективы: Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна – Татарстан Республикасында иҗти­магый биналар интерьерлары һәм экстерьерлары өчен уртак рәвештә булдырылган монументаль һәм декоратив-га­мәли сәнгать әсәрләре өчен, һәм "Волга”, "Татарстан” ку­накханә комплексларында, Г.Камал театрында һ.б. "мозаика” һәм "сграффито” монументаль әсәрләре (тарихи әсәрләр сериясе), "Сәйяр” труппасы гобе­леннары, "Су анасы”, "Сак-Сок”, "Шүрәле” халык әкиятләре буенча триптих; татар халкы тарихы һәм мәдә­ния­тенә багышланган картиналар сериясе – "Кукмара итекләре”, "Шагыйрәләр”, "Ха­җилар”, "Кайту”, "Биюче дәрвиш” һ.б. өчен.

Чыганак: matbugat.ru

Карап алулар: 2915 | Өстәде: Rania | Теглар: Тукай премиясенә кандидатлар, 2011 | Рейтинг: 5.0/1
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz