Пәнҗешәмбе, 25.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

Төп бит » 2010 » Февраль » 11 » Әзһәр Шакиров юбилеен музейда бәйрәм иттеләр
20:40
Әзһәр Шакиров юбилеен музейда бәйрәм иттеләр
null    11 нче февральдә Г.Тукай музееның әдәби салонында «Тукай премиясе лауреатлары белән очрашу» циклыннан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировның тууына 70 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Г.Тукайның әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, әлеге премия лауреатлары белән очрашулар үткәрү күркәм традициягә әверелде.
    Әзһәр Шакиров музейда үткәрелә торган чараларда еш катнаша. Тамашачылар күренекле артист һәм кызыклы шәхес белән очрашуга бик теләп киләләр.
    Танылган артист Татарстанның Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач 1956 елда уналты яшьлек Әзһәр Шакиров авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән Мәскәүгә театр сәнгате институтына – Камал театры өчен оештырылган татар студиясенә укырга китә. Ә 1961 елда әлеге уку йортын тәмамлап Казанга кайта. Менә инде байтак еллар Камал театрында берсеннән-берсе көчле образлар тудыра, иҗат итә. Талант – үсештә, хәрәкәттә булганда гына чын талант, диләр. Әзһәр Шакировның иҗаты яңа яклары белән ачылып тора. Башлангыч чордагы бик үзенчәлекле образларга инде 100 гә якын төрледән-төрле кызыклы, драматик һәм трагик кичерешле сәхнә геройлары өстәлде. Әзһәр Шакиров тудырган образлар артистның киң диапозонлы булуын раслады. Һәрбер башкарган роле мактауга лаек, кайсы гына эшен алма – барысы да иҗатының гүзәл казанышлары.
    Әзһәр Шакиров башкарган рольләрнең кайберләре: К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар”ында – Мәхдүм, Ч.Айтматовның "Ахырзаман”ында – Бостон, М.Гыйлаҗевнең "Бичура”сында – Аксак, А.Вампиловның "Булмас димә – дөнья бу”ында – Колошин, Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр”ендә – Мансур, Ф.Бурнашның "Таһир-Зөһрә”сендә – Вәзир, У.Шекспирның "Ромео һәм Джульетта”сында – Капулетти, Г.Исхакыйның "Алдым-бирдем”ендә – Хәлим бай, К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл”ендә – Ишан, Т.Миңнуллинның "Галиябану, сылуым иркәм”ендә – Әнвәр, З.Хәкимнең "Телсез күке”сендә – Мөхәммәт Зариф һ.б.
    Әзһәр Шакиров – татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып яшәүче шәхес. Кичәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясне лауреаты Нәҗибә Ихсанова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗан, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театр белгече Ильтани Илялова катнашачак, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Чыганак: intertat.ru
Карап алулар: 1344 | Өстәде: Rania | Рейтинг: 5.0/1
Комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz