Статистика
Барлыгы Онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Яңалыклар бүлеге
Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмати порталында 2010 уку елында узачак БДИ уздыру графигы куелды. Әлеге мәгълүмат беренчел санала, аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин. График монда
|
Шушы көннәрдә республика мәгариф порталында математикадан
интернет-форум узды. Форум кысаларында күпләрегезТатарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы
Мостафинның видеочыгышын тыңлагандыр. Үз чыгышында министр урынбасары
Татарстан гомуми белем бирү мәгариф оешмаларының 9 нчы сыйныфлары
узачак дәүләт йомгаклау аттестациясе турында җентекле сөйләде.
"9 нчы сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясе ике формада
узачак. Ягъни традицион һәм яңа формада (тест
...
Дәвамын укырга »
|

Борис Пантелеев: «Требования сдачи ЕГЭ на родном языке правомерны» Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә тапшырырга мөмкин булуы татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, 11 ел дәвамында татарча белем алган бала чыгарылыш аттестациясен дә туган телдә үтәргә хокуклы. Казанда урнашкан 2 нче санлы гимназия укучысының ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Россиянең Югары судына да мөрәҗәгать иткән иде. Суд РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 262нче боерыгының БДИны бары
...
Дәвамын укырга »
|
3 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында "2010 елда Татарстан Республикасында Бердәм дәүләт һәм республика имтиханын әзерләү, үткәрү...” темасына Интернет-форум узачак. Катнашырга рәхим итегез! Кызыксындырган сорауларыгызны язып калдырыгыз.
|

1 нче февральдә югары уку йортлары рәсми сайтларында һәм мәгълүмат стендларында абитуриентларны укырга кабул итү кагыйдәләрен элү срогы тәмамланды. Кайбер югары уку йорлары рәсми сайтларына мониторинг: В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
...
Дәвамын укырга »
|

30 гыйнвар көнне, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә (Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Симонов урамы, 17 нче йорт) Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең интернет-сайтлары конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Безнең мәктәп сайтыбыз да кулланучылар иң күп керә торган сайт номинациясендә I дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
...
Дәвамын укырга »
|
Ниһаять агымдагы уку елында аттестация узучы укытучыларыбызны котларга була! Бүген әлеге укытучыларыбыз аттестацион комиссия каршында үз эшчәнлекләрен уңышлы яклап кайттылар. Комиссия тарафыннан аларның эшчәнлегенә бик уңай бәя бирелде! Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әюпова Рания Фирдүсовна, Галиуллина Гөлсинә Габдрәшитовна II категорияле укытучылар булдылар.
|
|
18.04.-30.04.2011
Безнең сораштыру
|
| | |