Шимбә, 20.04.2024,
Сәлам Гость | RSS

Татар теле укытучысы
      Әюпова Рания сайты

 ХӘЕР, ДУСЛАР! КӘЕФЛӘРЕГЕЗ ЯХШЫМЫ?

Рәхим итегез:
Нәни-чат
200
Cайт кунаклары:
Статистика









Барлыгы Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар бүлеге

    Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә яңа елның гыйнвар аенда табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр күзәтелүе мөмкин (көчле җил, явымнар), шулай ук җирнең экзоген геологик процесслары активлашуы бар.
     Гадәттән тыш хәлләр 2010 елның аномаль җәе белән бәйле булырга мөмкин.
    Агымдагы елның гыйнвар аенда табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә электр тапшыру челтәрләре өзелү, начар ныгытылган конструкцияләр җимерелү, түбәләр ишелү, авыл хуҗалыгы чәчүлекләре һәлак була ала. Әлеге хәлләр Республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарында күзетелергә мөмкин (Арча, Кукмара, Саба һ.б.)
    Шулай ук нефть чыгару районнарында 2-3 баллы җир тетрәүләр күзәтелүе бар.
     ... Дәвамын укырга »
Карап алулар: 1082 | Өстәде: Rania | Вакыты: 08.01.2011 | Комментарийлар (0)

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмикче, дуслар, моңаеп.
Карап алулар: 1261 | Өстәде: Rania | Вакыты: 31.12.2010 | Комментарийлар (0)

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011 елның 6-28 февраль көннәрендә мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларын оештыра. Олимпиадалар татар һәм рус телләрендә белем алучы укучылар өчен каралган.

    Шулай ук бу вакыт аралыгында гарәп һәм төрек телләре буенча, татар теле буенча төбәкара олимпиадалар да узачак дип көтелә.

     ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге олимпиадалар укучыларның интеллектуаль һәм иҗат мөмкинлекләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшл ... Дәвамын укырга »
Карап алулар: 1417 | Өстәде: Rania | Вакыты: 27.12.2010 | Комментарийлар (0)

    28 нче декабрьдә мәктәпкүләм "Чыршы бәйрәме" үткәреләчәк. Башлана 13.00 сәг.
Карап алулар: 941 | Өстәде: Rania | Вакыты: 26.12.2010 | Комментарийлар (0)

    Сайтның кулланмалар битендә авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь, прозаик Әнәс ага Галиев истәлегенә багышланган кичә сценариясе урнаштырылды. Рәхим итегез.
Карап алулар: 1637 | Өстәде: Rania | Вакыты: 23.12.2010 | Комментарийлар (1)

    Россиядә уйланылган һәм җитди милли сәясәт алып барылырга тиеш. Бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 16 декабрь көнне узган республика Дәүләт Советы Президиумы утырышында әйтте. Әлеге фикерне ул соңгы арада Мәскәүдә һәм Россиянең кайбер башка шәһәрләрендә булган урам бәрешләре, милләтара низаглар уңаеннан белдерде. Мөхәммәтшин әйтүенчә, милли сәясәт, киләчәктә илдә милләтара һәм динара низагларны булдырмау турында сүз 15 декабрь көнне Мәскәүдә узган Закон чыгаручылар Советы Президиумы һәм Совет Федерациясе Милли сәясәт комиссиясенең берләштерелгән утырышында барган.
    «Җәмгыятьтә җитди каршылыклар бар, моңа күз йому дөрес түгел. Россия өчен икътисад һәм модернизация гына түгел, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, милли сәясәт тә бик мөһим. Бу ю ... Дәвамын укырга »
Карап алулар: 863 | Өстәде: Rania | Вакыты: 20.12.2010 | Комментарийлар (0)

« 1 2 3 4 5 ... 13 14 »
Керү формасы
Туган тел.
Вакыт:
Татарстан яңалыклары:
18.04.-30.04.2011
  • 18.04.2011
    (1923) Язучы Ибраһим Нуруллин туган көн

  • 21.04.2011
    (1923) Режиссер Равил Тумашев туган көн

  • 22.04.2011
    (1942) Галим Илфак Абдуллин туган көн

  • 22.04.2011
    (1915)Артист Мөхәммәт Хәмзин туган көн

  • 23.04.2011
    (1930)Тәнкыйтче Илдус Ахунҗанов туган көн

  • 25.04.2011
    (1930) Артист Фердинанд Фарсин туган көн

  • 26.04.2011
    (1886) Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

  • 26.04.2011
    (1905) Музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова туган көн

  • 27.04.2011
    (1934) Артист Хәлим Җәлалов туган көн

  • 28.04.2011
    (1913) Язучы Мин Шабай туган көн
  • Безнең сораштыру
    "ТР электрон белем алу сайты"ның рус телендә генә эшләвен дөрес дип уйлыйсызмы?
    Барлык җаваплар: 52
    Эзләү
    Хаталарны төзәтү
    Һава торышы:







                Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе                                         Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter        



    Конструктор сайтов - uCoz